^Марат Моратов: "Татарстан - Россиядә иң күп укучы төбәк"

^Марат Моратов: "Татарстан - Россиядә иң күп укучы төбәк"

(Казан, 18 май, "Татар-информ"). Бүген Матбугат көне алдыннан ТР "Татмедиа" массакүләм коммуникацияләр агентлыгы генераль директоры Марат Моратов "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында интернет-конференциядә гамәли мәгънәдә сүз иреге турында "Аеруча Россиядә, аеруча хәзер һәм аеруча Татарстанда да бар", - дип белдерде. Моратов фикеренчә, сүз ирегенең булуы республиканың медиа киңлегендә теркәлгән 930 гаммәви мәгълүмат чарасы белән раслана, шуларның 173е ганә дәүләтнеке санала.

Аның фикеренчә, республикада сүз иреге журналист, баш мөхәррир яки ММЧ хуҗасында булган эчке цензура белән генә чикләнә. Әмма ул мөстәкыйль ММЧ турындагы сорауга җавап биргәндә, аларның һәрвакыт үзләрен гамәлгә кертүчеләрнең теләге һәм ирегенә бәйле булуын билгеләп үтте. "Абсолют мөстәкыйль ММЧ булмый", - дип ассызыклады ул.

ММЧ курсын идеологик нигездән коммерциялегә үзгәртеп кору мәсьәләсенә килгәндә, "Татмедиа" агентлыгы башлыгы фикеренчә, биредә мораль-әхлаки критерийлар төп роль уйный. "Әгәр бизнесны намуслы кешеләр алып барса, ул тулысынча әхлакый кануннарга туры килә ", - диде ул. Моратов сүзләренчә, Татарстанда башка төбәкләр белән чагыштырганда телерадиоканал яки басманың рейтингын күтәрү коралы буларак "кара пиар" аз кулланыла. Ә коммерция басмалары аларга ихтыяҗ булу турында сөйли. Матбугатка язылу нәтиҗәләре буенча, Татарстан - иң күп укучы төбәк, - диде Марат Моратов.

"Татмедиа"нең генераль директорына сорауларны республикада яшәүчеләр генә түгел, ә газета укучылары, тамашачылар һәм радио тыңлаучылар, шулай ук журналистлар, якын чит илләрдә яшәүчеләр дә бирде. Моратов белән әңгәмәдә республика ММЧ өчен кадрлар әзерләү, киләсе елда республиканың ММЧ финанслаганчы профессиональ конкурслар үткәрү, "Татмедиа" агентлыгы эшенең новаторлык төрләре, аның Казанның 1000 еллыгын бәйрәм итүдә әзерлектә катнашуы кебек темалар кузгатылды.