Казанда "Автобус" декаднигы бара

Казанда "Автобус" декаднигы бара

(Казан, 18 май, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). Агымдагы елның дүрт аенда пассажир автотранспорты катнашында 107 авария булган. Анда барлыгы 9 кешенең гомере өзелгән һәм 123 кеше җәрәхәтләнгән. Бу атнадан башлап 25 майга кадәр Казан Эчке эшләр идарәсе ЮХИДИе "Автобус" декадасы үткәрә. Бу көннәрдә юл иминлеге хезмәте инспекторлары автобус йөртүчеләренең юл йөрү кагыйдәләрен үтәүләрен тикшерәчәк.

ЮХИДИ хезмәткәрләре беренче чиратта, каршы як полосага чыгу һәм транспорт белән исерек хәлдә идарә итү кебек тәртип бозуларны ачыклаячак. Юл иминлеге хезмәткәрләре пассажирларны йөртүчеләрнең дәүләт техник тикшеренүе булуын, автобусларның тормоз һәм руль системасы ватыклыгын да ачыклаячак. Быел пассажир транспорты аварияләренең 85 проценты автобус йөртүчеләре катнашында булган. Юл-транспорт һәлакәтләренең 65 процентка якыны автобус йөртүчеләре гаебе белән килеп чыккан.