news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада ветераннарның фатирларын төзекләндерәчәкләр

Ветераннарның теләкләренә карап, аларның фатир ишекләре һәм тәрәзәләре алыштырылачак,

Алабугада ветераннарның фатирларын төзекләндерәчәкләр
http://alabuganury.ru

(Алабуга, 18 апрель, «Татар-информ», «Алабуга нуры»). Быел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгы алдыннан ветераннарның фатирларына ремонт ясалачак.

Ветераннарның теләкләренә карап, аларның фатир ишекләрен һәм тәрәзәләрне алыштырачаклар, обой ябыштырачаклар, инженерлык челтәрләре һәм сантехника ремонтланачак яки алыштырылачак, балконнар пыяла белән капланачак. Барлык эшләр дә 30 апрельгә тәмамланырга тиеш.

Сүз уңаеннан, өч фатирда ремонт төгәлләнеп килә. Әйтик, сугыш ветеранының тол хатыны һәм тыл хезмәтчәне Бибисара Фәсхетдинованың фатирында хезмәткәрләр ваннада ремонт ясый.

«Без түшәм һәм диварларны пластик панельләр белән тышладык. Шулай ук биредә канализация торбалары, су краннары, ишекләр һәм ванна астындагы экран алыштырылачак», — ди буяучы Татьяна Сабирова.

Бибисара Мөбарәкшина Җиңү көне алдыннан шундый бүләк алуына шат, ветераннарны онытмаулары өчен район җитәкчелегенә рәхмәт белдерә.

Җиңү көнен Бөек Ватан сугышында катнашкан ике ветеран, сугышта катнашучыларның тол хатыннары һәм тыл хезмәтчәннәреннән 16 кеше яңартылган фатирларда каршылаячак.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100