Бөгелмә мэры видеоэлемтә буенча гражданнарны кабул итте

Аларның сораулары торак-коммуналь хезмәтләргә, төзекләндерү мәсьәләләренә һәм төзелеш эшләренә кагылышлы булды.

(Бөгелмә, 18 апрель,"Татар-информ», «Бөгелмә авазы»). Коронавирус таралу куркынычы һәм гамәлдәге чикләүләр сәбәпле, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров гражданнарны видеоэлемтә буенча кабул итте. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Хәзер махсус куркынычсызлык чаралары эшли. Барыннан да элек — халыкның сәламәтлеген саклау өчен. Муниципалитет хезмәткәрләре кырыс режимда эшли. Без халык белән аралашуны да туктатмыйбыз. Кешеләр безнең алга хәл итәргә тиешле бурычларны куя. Шуңа күрә шәхси кабул итүләр, әлегә — чикләүләр гамәлдә чакта, онлайн-форматка күчерелде», — диде Линар Закиров.

Яңа форматта кабул итүгә алдан өч кеше язылган иде. Аларның сораулары торак-коммуналь хезмәтләргә, төзекләндерү мәсьәләләренә һәм, гадәттәгечә, күпләрне борчый торган сорауга — төзелеш эшләренә кагылышлы булды.

Шәһәр һәм район башлыгы белән сөйләшү өчен хакимиятнең Bugulma.tatar.ru рәсми сайтында алдан интернет кабул итү бүлеге яки 8(85594) 4-19-10 телефоны аша язылып куярга кирәк.