Аксубайда күп катлы йортларның подъездларын һәм урамнарны дезинфикцияләү дәвам итә

Аксубайда 64 күп фатирлы йортта 215 подъезд бар.

(Аксубай, 18 апрель, «Татар-информ», «Авыл таңнары», Людмила Жаренова). Аксубайда подъездларны, зур кибетләр янындагы парковкаларны һәм үзәк урамнарны дезинфикцияләү атнага ике тапкыр даими үткәреләчәк.Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Мондый карар коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау буенча оператив штаб утырышында кабул ителде. Күп фатирлы йортлар подъездларында — идәннәр, ишек һәм тәрәзә тоткалары, ишекләр, почта тартмалары, домофон һәм йозаклар панельләре эшкәртеләчәк. 

Аксубайда 64 күп фатирлы йортта 215 подъезд бар. Подъездларны эшкәртүне идарәче компания оештыра. Исегезгә төшерәбез, подъездларны йогышсызландыруга узган атнада керештеләр. 

Урамнарны йогышсызландыру да атнага ике тапкыр башкарылачак. Бу процедура белән шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башкарма комитеты шөгыльләнә. Машина бистәнең үзәк урамнарын һәм зур кибетләр янындагы тукталу урыннарын эшкәртәчәк.