Ульяновскида “Татар кызы-2018” конкурсы финалында татар гүзәлен сайлаячаклар

“Татар кызы” бәйгесе финалында ун катнашучы үз осталыкларын күрсәтәчәк.

(Казан, 18 апрель, “Татар-информ”). 22 апрельдә 16.00 сәгатьтә Ульяновскиның “Золотой дворец” ресторанында “Татар кызы-2018” талант, матурлык һәм спорт конкурсы финалы узачак.  Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Конкурста катнашучылар арасында спортчы татар кызы, кунакчыл татар кызы һәм талантлы татар кызын сайлап алганнар, финалда конкурста җиңүчене игълан итәчәкләр.

Чараны “Сембер” татар эшмәкәрләре клубы һәм “Совершенство” продюсерлык үзәге оештыра. “Сембер” һәрвакыт татар халкының бай традицияләрен сакларга омтыла, шуңа күрә “Татар кызы” кебек конкурсларга зур игътибар бирә, диелгән әлеге хәбәрдә.

“Татар кызы” финалында 10 катнашучы үз осталыкларын күрсәтәчәк. Чарада татар кызларының гүзәллеген күрергә, милли колоритка сокланырга мөмкин булачак.