Метшин “Имәнлек” метро станциясе төзелешен тизләтергә йөкләде

Подрядчыларга объектта эшләтеп җибәрү-көйләү эшләрен башкарырга, шулай ук территорияне төзекләндерергә кирәк булачак.

(Казан, 18 апрель, “Татар-информ”). Казан мэры Илсур Метшин метроның “Имәнлек” яңа станциясе төзелеше барышын карады. Бу хакта мэриянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яңа станциядә баскыч платформалары әзер, баскычлар һәм вестибюль төзелгән. Станция вакытлы электр утына тоташтырылган. Хәзерге вакытта подрядчыларга объектта эшләтеп җибәрү-көйләү эшләрен башкарырга, шулай ук территорияне төзекләндерәсе калган. Белгечләргә плитә саласы һәм вентеляция системасы куясы бар.

30 мең кв метр мәйданлы территорияне төзекләндерү өчен асфальт җәяргә, газон, куаклар һәм агачлар утыртырга кирәк булачак.

Элек Казан метросының “Имәнлек” станциясе елга 157 миллионга кадәр пассажир кабул итә алачак, дип хәбәр ителгән иде.