Алексей Песошин Чистайда төзелүче сыра кайнату заводын карады

Республика премьер-министры “Ак Кремль” җитештерү зонасында урнашкан цехларны карады.

(Казан, 18 апрель, “Татар-информ”). Татарстан премьер-министры Алексей Песошин Чистайда төзелүче “Ак Кремль” сыра кайнату заводын карады, дип хәбәр итә “Татспиртпром” җәмгыяте матбугат хезмәте.

Республика премьер-министры “Татспиртпром” җәмгыяте генераль директоры Ирек Миннәхмәтов белән кайнату, су әзерләү һәм ферментация цехларын карады.

Моннан тыш, Песошин алкоголь продукциясе өчен булган 2 мең квадрат метрлы яңа склад бинасын карады. Төзелеп килүче заводның сыра өчен 15 мең квадрат метрлы яңа склады булыр дип көтелә.

“Ак Кремль” сыра кайнату заводын “Чистай” индустриаль парк мәйданында узган ел җәй төзи башлыйлар. Заводта сыраның премиаль бавар сортлары җитештерәләчәк.