Республикада яңгыр явуы көтелә

Казанда температура көндез 4-6 градус җылы булачак, Татарстан буенча - температура 3-8 градус
(Казан, 18 апрель, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, иртәгә республикада болытлы һава, урыны белән яңгыр явачак.
Казанда температура көндез 4-6 градус җылы булачак, Татарстан буенча - температура 3-8 градус.
20 апрель төнендә республикада болытлы һава, урыны белән яңгыр һәм юеш кар явуы көтелә. Төнлә температура 3 градуска кадәр салкын булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.