Кар эреп бетмәгән килеш, көнендә булсын өчен генә казанлыларны өмәгә чыгарудан мәгънә юк

Казан шәһәре җитәкчелегенең “дүшәмбе киңәшмәсе”ндә мэр Илсур Метшин шундый фикер белдерде

(Казан, 18 апрель, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Быел 4 апрельдан Казанда шәһәр һәм аның яны территорияләрен санитар чистарту буенча айлык игълан ителгән иде. Инде бу атнада чәршәмбе өмәсе, аннары шимбә өмәсе үткәрү, соңгысы барышында 410 агач һәм куак, ә айлык барышында аларны барлыгы 2 мең тирәсе утырту күздә тотыла. Юлларга 21 марттан бирле 14,9 мең кв.м гомуми мәйданда асфальт ямау салынган, 13 мең кв.м мәйданда ишегаллары территорияләре чокыр-чакырларын тәртипкә китерү бурычы куелган булып, эш күләменең әлегә 40 проценты үтәлгән.

Бүген Казан шәһәре җитәкчелегенең “дүшәмбе киңәшмәсе”ндә мэр Илсур Метшин таләбе буенча хисап тоткан башкала Башкарма комитетының шәһәрне тышкы уңайлыклар белән тәэмин итү, торак-комуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча урынбасары Александр Лобов шундый мәгълүматлар китерде. Бу җөмләдә мэр, өмә үткәрү, оешмалар, предприятиеләр, уку йортларына беркетелгән территорияләрдә кар эреп бетү-бетмәүгә бәйле рәвештә, аларның җитәкчеләре җыештыру эшләренең максатка туры килүе буенча үзлектән карар кабул итәргә тиеш, дип саный. Чөнки гамәлләр көтелгән соңгы нәтиҗәгә җавап бирерлек – май бәйрәмнәренә кадәр территорияләр ялт иткән булырга тиеш, шуңа күрә, кар эреп бетмәгән килеш, көнендә булсын өчен генә халыкны өмәгә чыгарудан мәгънә юк, дигән фикердә мэр.