Чаллыда яңа күргәзмәләр залы төзү турында сүз бара

“Экспо-Кама” күргәзмә үзәгендә “Строй-экспо-Татарстан-2011” 13нче россиякүләм күргәзмә эшли башлады

(Казан, 18 апрель, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). “Экспо-Кама” күргәзмә үзәгендә “Строй-экспо-Татарстан-2011” дип аталган 13 нче россиякүләм күргәзмә эшли башлады. Аның кысаларында “Кама төбәге төзелеш комплексының үсешендә дәүләт сәясәте” дигән темага зона киңәшмәсе оештырылды, дип хәбәр итә “Шәһри Чаллы” газетасы хәбәрчеләре.
Төзелеш тармагына дәүләт сәясәтенең тәэсире, чыннан да, зур. Моңа әлеге киңәшмәдә төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Юрий Аляшев та басым ясады. Татарстан торак төзелеше буенча Россиядә 4нче урынны били икән, бу Татарстанда эшләп килгән программалар белән бәйле. “Тузган торак” программасына алмашка “Социаль ипотека”, махсус яшьләр программалары килде. “Социаль ипотека” программасы буенча 6 ел эчендә республикада 55 мең гаилә торак шартларын яхшыртуга ирешкән. (Шуларның 4 меңе – яшь гаиләләр). Ветераннарны торак белән тәэмин итү дә уңышлы тормышка ашырыла. Республикада инде 10 мең ветеран яңа торакка күчкән. Ветераннар өчен шәхси йортлар да төзелгән.
Ипотека кредитын ул дәрәҗәдә уңышлы дип әйтеп булмый. Монда Татарстанда процентларның чагыштырмача югарырак булуы әһәмияткә ия. Удмуртиядә бу сан түбәнрәк – 9,8 процент. Аз катлы йортлар төзелешен исә ул дәрәҗәдә уңышлы дип әйтеп булмый – моңа халыкның мөмкинлеге чикле.
Киңәшмәдә җитештерү тармагындагы төзелеш турында да сүз булды. Бүгенге көндә Татарстанда 4 эре төзелеш бара. Шуның икесе (Түбән Камадагы “Тонеко” һәм Алабуга икътисадый зонасы) - Кама буе төбәгендә. Бу төзелешләргә федераль үзәктән һәм республика бюджетыннан бик зур суммалар җәлеп ителгән.
“Экспо-Кама” күргәзмәсендә Чаллыдан, Татарстаннан, Россиянең берничә төбәгеннән (Самарадан, Ижаудан, Башкортстаннан...) 60лап төзелеш предприятиесе катнашты. Узган ел катнашучылар саны чагыштырмача азрак – 45 иде. Биредә төзелеш материалларының иң яңа, заманча төрләрен күрергә мөмкин иде. Туймазылылар, әйтик, каркастан эшләнгән бер катлы йортлар төзү тәкъдиме белән килгән. Файдалы мәйданны 70 квадрат метр дип алсак, йорт чама белән 900 мең сумга төшәргә мөмкин икән. Кирпеч, икенче катка күтәрелә торган баскыч, инженерлык челтәрләрен үткәргәндә кулланыла торган махсус материаллар тәкъдим итүчеләр дә (Чаллының “Азимут”, “Десса” фирмалары) җитәрлек. Күргәзмәгә куелган товарларның күпчелеге, әлбәттә, төзүчеләр, шушы өлкәдә хезмәт куючылар өчен кызыклы.
Белгечләр әйтүенә караганда, күргәзмә Россиянең төрле төбәкләреннән тагын да күбрәк төзелеш оешмаларын җәлеп итә алыр иде. Кызганычка, бу очракта күргәзмә мәйданының зур булмавы комачаулык тудыра. Бүген Чаллыда яңа күргәзмәләр залы төзү турында сүз бара. Проект инде әзер. Яңа корылма 4 мең квадрат метрдан артык мәйданга исәпләнгән. Ул чаллылылар өчен концерт мәйданчыгы булып та хезмәт итәргә мөмкин. Татарстан җитәкчелеге проектны хуплаган очракта (чыгымнарның 30 процентын республика бюджеты үз өстенә алырга тиеш), төзелеш озакка сузылмаячак.