Казанның Мәскәү районы хакимиятенең 150 хезмәткәре өмәгә чыкты

Территорияне чүп–чардан арындыру өчен 10 үзбушаткыч җәлеп ителде
(Казан, 18 апрель, “Татар–инфор”). Бүген гомумшәһәр өмәсе кысаларында Казанның Мәскәү районы хакимияте һәм структур бүлекчәләренең 150 хезмәткәре “Наратлык” паркына өмәгә чыкты.
Мәскәү районы хакимиятенең матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, территорияне чүп–чардан арындыру өчен 10 үзбушаткыч, 1 төягеч җәлеп ителгән, каты көнкүреш калдыкларын җыю өчен 2 бункер урнаштырылган.
Серов урамындагы күлнең әйләнә–тирәсе дә игътибардан читтә калмаячак.