Советлар Союзы Герое Мотыйгулла Әхмәдуллинның батырлыгы турында документлар табылган

Сугышчы белән бәйле бүләкләү кәгазьләре, бүләкләү турындагы боерыклар һәм сугыш хәрәкәтләре журналларының күчермәләре Әлмәтнең туган якны өйрәнү музеена тапшырылган.

(Казан, 18 март, «Татар-информ», Лилия Шәйхетдинова). Россия Оборона министрлыгының Подольскидагы Үзәк архивында Татарстанның Әлмәт районында туган Мотыйгулла Әхмәдуллинның батырлыгы турында документлар табылган.

«Нефтяные вести» газетасы хәбәр иткәнчә, документлар Әлмәтнең туган якны өйрәнү музее фондында сакланачак.

«Безгә документларның күчермәләрен тапшырдылар, төп нөсхәләре Оборона министрлыгында саклана. Кыйммәтле мәгълүматны без эзтабарлар отрядыннан беренче тапкыр алдык һәм алга таба хезмәттәшлек итүгә өметләнәбез», — диде музей хезмәткәре.

«Татнефть-Поиск» һәм «Высота-116» эзләү отрядлары архивлар белән эшләүне, Бөек Ватан сугышында катнашучылар турындагы мәгълүматларны эзләүне дәвам итәчәк.

Мотыйгулла Әхмәтҗан улы Әхмәдуллин 1910 елда Татарстанның хәзерге Әлмәт районындагы Урсалабаш авылында туган. 1932-1934 елларда Кызыл армиядә хезмәт иткән, 1942 елда фронтка киткән. 2нче Украина фронтының 46нчы армиясе 51нче инженер-сапер бригадасының 3нче инженер-сапер батальоны бүлек командиры булган.

1944 елның 5 декабренә каршы төндә Әхмәдуллин Будапештның көньягындагы Эрчи шәһәре тирәсендә Дунайның уң ярына беренче десант дулкынында катнашкан. Командирсыз калгач, җитәкчелекне үз кулына алган һәм беренчеләрдән булып дошман позициясенә һөҗүм иткән. Иптәшләре белән бергә өч пулемет ноктасын юк иткән һәм дзотны шартлаткан, дошман һөҗүменә каршы торуда катнашкан.

Батырлыгы өчен 1945 елда Әхмәдуллинга Советлар Союзы Герое исеме бирелгән. «Халык хәтере» сайты мәгълүматлары буенча, моңа кадәр ул «Сугышчан казанышлар өчен», «Батырлык өчен» (1943 ел) медальләре һәм Кызыл Йолдыз ордены (1944 ел) белән бүләкләнгән. 1945 елның ахырында демобилизацияләнгән, 1974 елда вафат булган.