Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстанстатның җанисәптә роле зур

«Безгә Татарстанда яшәүче татарлар, руслар, чувашлар, мордва, марилар турында хакыйкый мәгълүмат кына белү түгел, халыкның яше, җенесе буенча да дөрес белешмә кирәк», — диде ул.

(Казан, 18 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанстатның җанисәптә роле зур булуын билгеләп узды.

«Безгә Татарстанда яшәүче татарлар, руслар, чувашлар, мордва, марилар турында хакыйкый мәгълүмат кына белү түгел, халыкның яше, җенесе буенча да дөрес белешмә кирәк. Шушы белешмәләр базасында республика һәм федераль үзәк перпективалы карарлар кабул итә», — дип искәртте парламент рәисе бүгенге сессия утырышында.

Фәрит Мөхәммәтшин коллективның игътибарын шушы бурычларга юнәлдерүне сорады. Бу зур эш күләме һәм җаваплылык булуын искәртте.

Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең Татарстан буенча территориаль органы җитәкчесе Наталья Гатауллина халыкны исәпкә алу ирекле булуын әйтте. «Бер гражданин да үз шәхесе, хуҗалыгы буенча да бер документ та күрсәтми», — диде.

Наталья Гатауллина халык санын исәпкә алучының планшеты, паспорт күрсәткән очракта гына дөрес саналган таныклыгы булырга тиешлеген билгеләп узды.

«221-78-78 номеры буенча кайнар линиягә шалтыратып, һәр гражданин җанисәп үзәгендә консультация ала ала. Ул кеше чыннан да халык санын алучымы-юкмы икәнен белә ала», — дип белдерде ведомство башлыгы.

Җанисәпне быел 23 августтан 30 сентябрьгә кадәр уздыру ниятләнә.