Фәрит Мөхәммәтшин керемнәр турында декларацияне дөрес тутыру кирәклеген әйтте

«Элек мондый документлар кулдан тутырылса, хәзер бу компьютер программасы ярдәмендә эшләнә. «Элек кулдан яза идек тә, аннары хаталарын төзәтә ала идек. Хәзер бу процедура катлаулырак», — диде.

(Казан, 18 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин депутатларга керемнәр, чыгымнар, 2020 елның 31 декабренә булган милек турында белешмәне дөрес тутыру кирәклеге турында кисәтте.

Ул декларацияне 1 апрельдән дә соңармыйча бирергә кирәклеген искәртте.

«Белешмәләр махсус программа кулланып тутырыла. Вакыт аз калып бара», — диде Дәүләт Советы Рәисе Дәүләт Советы утырышында.

Фәрит Мөхәммәтшин ялгыш белешмәләр кертелсә, тискәре нәтиҗәләр ихтималлыгы турында да кисәтте.

«Элек мондый документлар кулдан тутырылса, хәзер бу компьютер программасы ярдәмендә эшләнә. «Элек кулдан яза идек тә, аннары хаталарын төзәтә ала идек. Хәзер бу процедура катлаулырак. Милек яки керемнән берәрсе төшеп калса, аннары бу саннарны үзгәртү кыен булачак», — дип кисәтте.