Чирмешәндәге Күл буе паркы тирәсен яшелләндерергә планлаштыралар

Балаларга уен мәйданчыгы корылган, волейбол һәм баскетбол мәйданчыклары да барлык таләпләргә җавап бирә.

(Чирмешән, 18 март, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова). Чирмешәннең Күл буе паркындагы үзгәртеп кору эшләре төгәлләнде. Язга аның тирә-юнен яшелләндерү планлаштырыла.

Үткән ел паркта зур үзгәрешләр булды, биредә бик матур, ял итүчеләргә мөмкинлекләр күп, ул — кунакларга күрсәтерлек урын. Тирә-юньгә брусчатка җәелгән, балаларга уен мәйданчыгы корылган, волейбол һәм баскетбол мәйданчыклары да барлык таләпләргә җавап бирә. Утырып ял итәргә эскәмияләр, тротуар кырыйларында яктырткычлар да бар.