Буа районы чикләрен үзгәртү турында закон проекты кире кагылды

Фәрит Мөхәммәтшин территорияләрнең чикләрен үзгәртү мәсьәләләрендә игътибарлырак булырга кушты.

(Казан, 18 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген ТР Дәүләт Советы утырышында Буа районы һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләр чикләрен үзгәртү турында закон проекты кире кагылды.

Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин закон проектын эшләп бетерергә кирәклеген әйтте. Бу авыл җирлекләренең чикләрен кадастрга куеп булмавын белдерде.

Закон проектын имзалар алдыннан Буа районы башлыгы Рәнис Камартдинов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка хат юллаган.

Анда Түбән Наратбаш авыл җирлеге чикләрен үзгәртү мәсьәләсе буенча җәмәгать тыңлауларында сәламәтлек торышы буенча кайберәүләрнең катнаша алмавы аркасында, Татарстан Республикасы Законын кире кайтару үтенече белдерелгән.

«Президент имзаламады, бу закон проектын кире кайтарды. Ниндидер процедура хилафлыклары юк. Барлык уңай бәяләмәләр тиз генә безгә тәкъдим ителде. Бу сорауга тирән итеп, җентекләп беркем төшенмәде. Барлык институтларга игътибарлырак булырга кирәк», — диде Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. 

Закон проекты парламент утырышында 18 февральдә каралган иде.