news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коронавирус буенча үзлектән изоляцияләнмәүчеләрне чик сакчылары ярдәмендә табачаклар

Чит ил сәфәрләреннән кайткан барлык кешеләргә үзлектән изоляцияләнергә һәм Роспотребнадзорга хәбәр итәргә кирәк.

 Коронавирус буенча үзлектән изоляцияләнмәүчеләрне чик сакчылары ярдәмендә табачаклар
архив

(Казан, 18 март, «Татар-информ», Егор Никитин). Чит ил сәфәрләреннән кайткан кешеләр үзлектән изоляцияләнергә һәм Роспотребнадзорның кайнар линиясе буенча үзенең кайтуы турында хәбәр итәргә тиеш. Югыйсә «качып йөрүчене» барыбер чик буе контроле һәм Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча табачаклар. Бу хакта «Татар-информ»га вирус белән көрәш буенча республика штабы җитәкчесе, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.

Ул кирәкле мәгълүматның төп чыганагы булып үз гаиләләре һәм якыннары язмышына битараф булмаган гражданнар үзләре тора, диде.

«Әмма безнең бурыч — кешеләргә үзләренең чит ил сәфәрләре турында үзләренә хәбәр итәргә кирәклеге турында җиткерү. Кайтып җитүгә, алар үз-үзләрен изоляцияләү режимына керсеннәр, Роспотребнадзорга шалтыратсыннар һәм үз хәлләре турында хәбәр итсенәр. Алга таба без гамәлдәге регламентларга туры китереп эшли башлыйбыз», — дип хәбәр итте Фазлыева.

Аның сүзләренчә, чит ил сәфәрләре турында мәгълүматны теләсә нинди очракта да яшереп булмый.

«Икенче чыганак — чик буе хезмәте һәм Эчке эшләр министрлыгыннан алынган мәгълүмат. Мәгълүматлар шулай ук ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенә тапшырыла», — дип искәртте агентлык әңгәмәдәше.

Йомгаклап ул, әгәр кеше чит илдән кайткан һәм 14 көн дәвамында үзен начар хис иткән икән — хастаханәгә барырга кирәкми һәм үзлектән изоляцияләүне бозарга да кирәк түгел, диде. Кайнар линиягә, ашыгыч ярдәмгә яки 112 номеры буенча шалтыратырга кирәк.

«Анализларны алу изоляция режимында унынчы көндә башкарыла — бу шундый кагыйдә. Шуңа күрә анализларны көн саен алачакларын көтәргә кирәкми», — дип нәтиҗә ясады Фазлыева.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100