Чирмешәннең бер авылында яшәүче ветеран укытучы өен үзе чиккән картиналар бизи

Аның кул эшләрен район үзәгендә уздырылган күргәзмәләргә дә куялар.

(Чирмешән, 18 март, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешән районы Бәркәтә авылында яшәүче укытучы — ветеран Шәрига апа Сәгыйрова өенә килеп кергәч, иң беренче стеналарына күз төште. Һәр стенаны биш-алты чиккән картина бизи. Шәрига Сәгыйрованың кайбер эшләрен күргәзмәләрдә дә күреп була. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

-Тынычланам, җан рәхәте алам. Кешене эшсезлек бетерә, нәрсә белән булса да мавыгырга кирәк, — ди 37 ел укытучы стажы булган ханым. — Мәктәптә укыганда ук чигә, бәйли башладым. Әле бит ул вакытта мондый төсле җепләр дә юк иде. Бүген кибетләрдә бөтен нәрсә бар, хәтта рәсем төшергән тукыма белән җепләре дә бергә сатыла.

Шәрига апа аеруча чәчәкләр чигәргә ярата икән. Ул менә шул чигү җепләре һәм гап-гади энә ярдәмендә шундый матурлык тудыра. Моңа бит түземлек тә, тырышлык, вакыт та кирәк.

"Төрле картиналарга төрлечә вакыт сарыф ителә. Кайберләрен бер айга якын чигәм. Хәзер бит күзләр дә авырта. Тагын берне чигәм дә туктыйм, дигән чакларым күп булды. Юк, туктый алмыйм", — ди оста.

Үзенең эшләрен ул туганнарына, якыннарына бәйрәмнәргә, туган көннәренә бүләк итә, чиккән картиналарының санын да белми.

Аның кул эшләрен район үзәгендә уздырылган күргәзмәләргә дә куялар. Бер елны район Сабан туенда оештырылган күргәзмәдә Шәрига апа чиккән сөлге иң матуры дип табылган.