Мари милли автономиясе җитәкчесе сайлауда халыкны ишеткән кеше җиңсен дигән теләктә

Людмила Мусихина Татарстанда мари халкы өчен бар шартлар да тудырылган дип саный.

(Казан, 18 март, "Татар-информ", "Татарстан"). Казан мари милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Людмила Мусихина сайлауда үз халкын ишеткән кеше җиңеп чыксын дип саный.

"Мин сайлауда катнаштым, чөнки илең язмышында актив катнашырга кирәк, бу минем өчен барыбер түгел. Сайлауда үз халкын ишеткән кеше җиңеп чыгуын телим. Без, марилар, Татарстанда яшибез. Кайда гына булсак та, Татарстанда яшисез, анда бар шартлар да тудырылган дип көнләшеп карыйлар. 

Озакламый, 23 майда 1918 елда Казанда узган мариларның Бөтендөнья съездының йөз еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Бу Татарстан марилары өчен зур вакыйга. Кунаклар бөтен Россиядән, Йошкар-Оладан киләчәк. Бөтендөнья марилары советы булачак. Бу зур бәйрәм!", - диде ул.