Әлки районындагы участокларга сайлаучылар ул-кызлары, оныклары белән киләләр

"Инде кемне сайлыйсымны хәл иткән идем, карарымны тормышка ашырдым", – диде Рәис, урнага бюллетенен төшереп урамга чыккач.

(Әлки, 18 март, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). "Әлки районындагы участокларга сайлаучылар ул-кызлары, оныклары белән киләләр, - дип яза район газетасы.

«Бүгенге сайлауларга да өметебез зурдан, ышанычыбыз нык. Дөньялар тыныч булып, имин, мул тормышта яшәсәк, балаларыбызның киләчәге матур булса иде”, – ди Рәис Миндубаев, тормыш иптәше Рузалия һәм улы Риназга ишарәләп. Миндубаевлар сайлауга гаиләләре белән килгәннәр. Үзләре инде “тәҗрибәле” сайлаучы алар, уллары да беренче генә сайламый. Тормышлары мул бу гаиләнең, чөнки тырыш хезмәт белән көн күрәләр, йорт тутырып терлек асрыйлар, дип яза җирле басма.

"Тормышыбыз күз тимәсен дия торган, шөкер. Без бик канәгать. Ил-көн шулай дәвам итсә, әйбәт булыр иде. Инде кемне сайлыйсымны хәл иткән идем, карарымны тормышка ашырдым, – диде Рәис, урнага бюллетенен төшереп урамга чыккач.

Равил белән Суфия Акмаловлар кызлары һәм оныклары белән килгәннәр сайлауга. “Шушы баланың алдагы көннәре якты булсын иде. Ватаныбызда тормыш тыныч булсын өчен тавыш бирәбез”,– ди озак еллар районның транспорт тармагында хезмәт куйган Равил.