420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Чирмешән, 18 март, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән", Кадрия Гамирова). Татарстанның Чирмешән авылында яшәүче Илназ Галләмовка әле гыйнвар ахырында гына 18 яшь тулган. Ул үзенең Президент сайлауларында катнаша алуына бик шат. Бүген егет район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бинасында урнашкан сайлау участогында тавыш бирде.
Илназ илебезнең киләчәгенә битараф түгел, Президентлыкка кандидатларның чыгышлары белән танышып барган һәм кем өчен тавыш бирәчәген кат-кат уйлаган.
– Бүген һәркемнең тавышы мөһим роль уйный. Бу илнең язмышын һәм безнең киләчәкне хәл итә торган көн, – ди Илназ. – Мин быел 11 класста укыйм, алда зур сынаулар көтә. Шуңа мәгариф өлкәсендә, бердәм дәүләт имтиханнарында үзгәрешләр булуына өметләнәм. Уку йортларында бюджет урыннарын арттырсыннар иде. Мин илебезне тыныч юлдан алып барачагына өмет уяткан кандидатка тавыш бирдем. Илебездә сугышлар, кан коюлар булмасын, тыныч, дус, тату яшик.
Яше җиткән һәркем сайлауларда катнашып үз тавышын бирә ала. Бүгенге Россия Федерациясе Президентын сайлауларда Чирмешән районында, үткән ел яки әле быел гына 18 яшен тутырган 318 егет һәм кыз тәүге тапкыр катнаша.