Чаллыда сайлау бюллетеннарын төн уртасына санап бетерәчәкләр

Чаллыда сайлауда тавыш бирергә вәкаләтле гражданнарның 77,14% тавыш биргән.

 (Казан, 18 март, "Татар-информ"). Яр Чаллыда сайлау участоклары ябылып, бюллетеннарны санау бара, дип хәбәр итә "Шәһри Чаллы" газетасы. 

20.00 сәгатькә алынган мәгълүмат буенча, Россия Федерациясе Президентын сайлауда тавыш бирергә вәкаләтле гражданнарның 77,14% катнашкан. Барлыгы 284 770 кеше тавыш биргән.

Чаллыда Россия Президентына кандидатларның күпме тавыш алулары төн уртасына билгеле булачак.