Чаллыда 34,22 процент сайлаучы тавыш биргән

Беренчелекне Үзәк районы алып тора. Биредә көн үзәгенә 46 997 сайлаучы тавыш биргән.

(Яр Чаллы, 18 март, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы", Мирһади Разов). Мәскәү вакыты белән 11 сәгать 45 минутка автокалада 34,22% сайлаучы тавыш биргән. Бу Комсомол районында 40 682 кеше(39,27%), Автозавод районында 38 599 кеше(31,7%) сайлау участогына килгән дигәнне аңлата, дип яза район газетасы.

Беренчелекне Үзәк районы алып тора. Биредә көн үзәгенә 46 997 сайлаучы тавыш биргән. Шулай итеп көннең беренче яртысында Чаллыда 126 278 кеше гражданлык бурычын үтәгән, деилгән әлеге хәбәрдә.

Сайлау участокларыннан хәбәр итүләренчә, төштән соң яшь сайлаучыларның килүе активлашкан