420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Чаллы, 18 март, “Татар-информ”). Чаллы шәһәре районнары сайлауда тавыш бирүчеләр арасында ярыша. Бу хакта “Шәһри Чаллы” басмасы хәбәр итә.
Шәһәрнең Комсомол районында 73 881 кеше үз гражданлык бурычын үтәгән. Бу биредә яшәүче сайлаучыларның 71,25%ы дигән сүз.
Автозавод районы сайлаучылары бик азга калыша, бу районда сайлау яшенә җиткән халыкның 70,21% инде тавыш биргән (85 501 сайлаучы).
Үзәк районында 99 677 кеше тавыш бирсә дә бу процентлар буенча барлык сайлаучыларның 69,41%ын тәшкил итә.
Чаллыда әлеге вакытка 259059 кеше Россия Президентын сайлауларга килгән.