Чаллы мэры Наил Мәһдиев сайлауларда катнашу өчен чиратта торган

Наил Мәһдиев үзен хөрмәт иткән һәркем иленең киләчәге өчен тавыш бирергә тиеш, ди

(Яр Чаллы, 18 март, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы").  Көндезге унбергә Чаллыда сайлаучыларның дүрттән бере тавыш биреп өлгергән. Чаллы мэры Наил Мәһдиевка, бюллетень алыр өчен, чират торырга туры килде, дип яза район газетасы.

“Кәефләр бәйрәмчә. Башкача мөмкин дә түгел. Ил башлыгын сайлау – ул бит зур вакыйга. Бу уңайдан Чаллыда бик күп чаралар да оештырабыз. Шәһәрдәшләребезгә сайлауларда катнашканнары өчен зур рәхмәт", дигән шәһәр мэры.

Наил Мәһдиев белдерүенчә, үзен хөрмәт иткән һәркем иленең киләчәге өчен тавыш бирергә тиеш. Моның өчен исә Чаллыда бар шартлар да тудырылган. Участок сайлау комиссияләре шәһәрдәшләребезне кичке сигезгә кадәр көтеп кала.