Арчада сайлаучылар чират торып сайлый

Беренче булып сайлау участогына килүчеләргә бүләк тапшырылган.

(Арча, 18 март, "Татар-информ"). Арчада сайлаучылар чират торып сайлый, дип хәбәр итә "Арча хәбәрләре".

Арча сәнгать мәктәбендә иртәдән чират торып сайлыйлар. Беренче булып килгән Почта урамыннан Гүзәлия Гатауллина, Интернационал урамыннан Мәрьям Галәветдиновага бүләк тапшырылган. Алар иртән 7дә үк килгән. Беренче тапкыр сайлаучыларга да алар 15ләп бүләкләр әзерләнгән. Яшь сайлаучылардан беренче булып килгән Вахитов урамыннан Адилә Хурамшинага бүләк тапшырылган да инде.

"Еллар тыныч булсын, пенсияләрне вакытында биреп барсыннар. Аллага шөкер, тормышыбыз бик яхшы, — ди өлкән яшьтәге бер апа (исемен әйтергә теләмәде). Тормышыбыз бик яхшы, киләчәктә дә шулай булсын, — диде Арчадан Миләүшә", -дип яза газета.