Төнлә Татарстанда 11 градуска кадәр суыта

Көндез 4-9 градус җылы булачак

(Казан, 18 март, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразына караганда, иртәгә республикада алмашучан болытлы һава, явым-төшемнәр көтелми. Төнлә һәм иртән юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин.

Төнге сәгатьләрдә - 3-8, аязган вакытта 11 градуска кадәр салкын. Көндез 4-9 градус җылы көтелә. Татарстанның көнбатыш районнарында  - иң җылысы, көньяк-көнбатышта иң салкыны булачак.

Иртәгә, 19 мартта, Казанда алмашучан болытлы һава, явым-төшемнәрсез. Төнлә һава температурасы 4-6 градуска кадәр төшә, түбән урыннарда  - 9 градуска кадәр салкын. Көндез 4-7 градус җылы булачак.

20 мартка каршы төндә Татарстанда аязучан болытлы һава, явым-төшемнәрсез. 2-7, аязган вакытта һәм республиканың көньяк-көнчыгышында 10 градуска кадәр салкынайта. Урыны белән юлларда - бозлавык, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе.