Республикадагы елга аша боз өстеннән үтә торган дүрт урын да ябылган

Республика елгалары өстендәге боз урыны-урыны белән көпшәк, боз өстендә су, урыны белән җылу күренә, диде Илһам Насыйбуллин

 (Казан, 18 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Һава температурасы күтәрелүе һәм боз структурасы үзгәрүенә бәйле рәвештә, су объектлары кешеләр тормышы һәм сәламәтлеге өчен аеруча зур куркыныч тудыра. Бүгенге көндә боз калынлыгы кешеләр һәм транспорт чаралары өчен аның өстендә тыныч йөрергә мөмкинлек бирми. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта сүз барды.

Татарстан Республикасының аз сыешлы суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Илһам Насыйбуллин ассызыклаганча, язгы вакытта сулыкларда үз-үзеңне куркынычсыз тотуның төп кагыйдәләре белән һәркем таныш кебек, тик күп кенә кешеләр тыю билгеләренә һәм күрсәткечләргә карамастан, балык тотуга һәвәсләнеп, автотранспортта боз өстенә чыга һәм үз гомеренең куркынычсызлыгын кайгыртмастан, сулыкны турыга бәреп чыга.

Әйтергә кирәк, республика елгалары өстендәге боз урыны-урыны белән көпшәк, боз өстендә су, урыны белән җылу күренә.

Илһам Насыйбуллин сүзләренә караганда, агымдагы елның 10 нчы мартында, Минзәлә районы Мәлкән торак пункты янындагы Ык елгасында, 5 пассажирлы УАЗ автомобиле боз астына китү нәтиҗәсендә, 3 кеше, шул исәптән 1 бала, һәлак була, бу хәлнең шаһитләре 2 кешенең гомерен коткарып кала алган. Бу елганың агым юлы булган, һәм биредә боз калынлыгы 10-15 см гына тәшкил иткән.

Илһам Насыйбуллин хәбәр иткәнчә, 2013 нче елда боз кату чорыннан башлап, бүгенге көнгә кадәр боз астына китүгә бәйле 13 очрак теркәлгән, аның нәтиҗәсендә, 10 кеше, шул исәптән 1 бала, батып үлгән, 8 кеше исән калган. Техниканың боз астына китүе белән бәйле 3 очрак билгеле (Минзәлә районында – автотехника бата, Тукай һәм Лаеш районнарында – кар автомобиле боз астына китә).

Узган кышкы чор белән чагыштырганда, Казан шәһәрендә, Минзәлә, Ютазы районнары сулыкларында да кешеләр үлеменең артуы күзәтелә. 2012-2013 нче елларның кышкы чорында боз астына китүнең 5 очрагы теркәлгән, алар нәтиҗәсендә, 5 кеше вафат булган, 1 кеше коткарылган. 2011 нче елда боз астында 3 кешенең, шул исәптән 2 кешенең, гомере өзелгән. Шул ук елның көзендә гадәттән тыш 2 хәл булган: балыкчылар булган боз кисәкләре ике тапкыр ярдан убылып кузгалып киткән, беренче очракта боз кисәгендә 202, икенче очракта 168 кеше булган. Бәхеткә, аларның берсе дә зыян күрмәгән.

Кешеләрнең сулыкларда иминлеген арттыру максаты белән, Аз сыйдырылышлы суднолар буенча дәүләт инспекциясе тарафыннан ел дәвамында кышкы һәм җәйге чорларда кешеләрнең куркынычсызлыгы буенча айлыклар үткәрелә. “2013 нче елның 15 нче ноябреннән 2014 нче елның 15 нче апреленә кадәр Татарстанның су объектларында куркынычсызлык айлыгы үткәрелә”, - дип белдерде Илһам Насыйбуллин. Аның сүзләренә караганда, һава шартлары үзгәрүе белән бәйле рәвештә, 12, 13 нче март көннәрендә инспекция вәкилләре боз кичүе урыннарында техник тикшерүләр оештырган. Әлеге тикшерү нәтиҗәләре буенча, Мамадыш, Яшел Үзән, Югары Ослан, Алабуга районнарындагы боз өстеннән үтә торган дүрт урында кичү ябу турында карарга киленгән.