news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ЮХИДИгә мөрәҗәгатьләрнең һәр өченчесе дәүләт хезмәтләре порталы аша килә

Узган елда Татарстан Дәүләт автоинспекциясенә гражданнардан 265 меңнән артык гариза килгән.

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Гөлнара Әүһәдиева). Татарстанлылардан ЮХИДИгә мөрәҗәгатьләрнең һәр өченчесе дәүләт хезмәтләре порталы аша килә. Россия Эчке эшләр министрлыгы Казан шәһәре буенча идарәсенең ЮХИДИ бүлеге башлыгы урынбасары, полиция подполковнигы Рөстәм Гәрәев матбугат конференциясендә «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«2019 елда ЮХИДИ бүлекчәләренә гражданнардан 265 гариза килгән, шуларның 196 меңнән артыгы бердәм дәүләт хезмәтләре порталы аша тапшырылган. Бу барлык мөрәҗәгатьләрнең 74 процентыннан да артыграк», - диде Рөстәм Гәрәев.

Спикер билгеләп үткәнчә, порталда онлайн режимында ЮХИДИ идарәсендә имтиханнарга кертүне сорап гариза тапшырырга, машина йөртү таныклыгы алырга яки яңадан рәсмиләштерергә, шулай ук куркыныч йөкләр ташу өчен рөхсәт алырга мөмкин.

«2017 елның гыйнварыннан дәүләт хезмәтләре порталы аша транспорт чарасын теркәгән өчен дәүләт пошлинасы түләгәндә сезгә 30 процент күләмендә ташлама бирелә. Моннан тыш, сайтта ЮХИДИ штрафлары булу-булмавын тикшерергә һәм аларны үз вакытында түләргә мөмкин», - дип искәртте Рөстәм Гәрәев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100