news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Президенты Дөнья кубогы вакытында санитар саклау чараларын көчәйтергә кушты

Кытай спортчылары, ярышларга эләгер алдыннан, Париж, Мәскәү һәм Казанда медицина контроле узачак.

 ТР Президенты Дөнья кубогы вакытында санитар саклау чараларын көчәйтергә кушты
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытай спортчыларының Казанга килүенә борчылган ата-аналарның мөрәҗәгатенә җавап бирде. Республика җитәкчесе ярышлар вакытында балаларны укыту графигын яңадан карарга, шулай ук килгән спортчылар белән аларның контактларын булдырмаска кушты. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Мөрәҗәгатьләр электрон кабул итү бүлмәсе аша керде, республика Президентына мәгълүмат җиткерелде. Рөстәм Миңнеханов ата-аналарның борчылуын уртаклаша. Президент һәрвакыт балаларның сәламәтлеге мәсьәләләренә аерым игътибар бирә. Президент, беренчедән, килүче спортчылар белән контакт булмасын өчен, Кубокны уздыру чорында балаларның дәресләр графигын яңадан карарга кушты. Икенчедән, ата—аналарга балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча алып барыла торган эш турында максималь рәвештә мәгълүмат бирү», - диде Галимова.

ТР Спорт министрлыгында хәбәр итүләренчә, ярышларга эләккәнче, Кытай спортчылары Париж, Мәскәү һәм Казанда өчләтә медицина тикшерүе узачак. «Һәр аэропортта дистанцион термометрия, табиб каравы һәм яңа типтагы коронавирус булу — булмауга лаборатор тикшерү үткәреләчәк», - дип билгеләп үттеләр министрлыкта.

Спортчылар урнашачак урында һәм ярышлар узачак объектта өзлексез медицина күзәтүе һәм термометрия оештырыла. ОРВИ симптомнары барлыкка килгәндә, шунда ук йогышлы авырулар хастаханәсенә госпитализация ясалачак.

Казан 19-24 февральдә тарихта беренче тапкыр хатын-кызлар арасында фехтование буенча дөнья Кубогы этабын кабул итәчәк. Татарстан башкаласына дөньяның 35 иленнән 200ләп спортчы киләчәк. Бүләкләр шәхси һәм команда беренчелекләрендә уйнатыла. Турнирда хөкемдарлыкны төрле категорияләрдәге 10 халыкара һәм 15 милли судья тәэмин итәчәк.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100