news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Песошин Яшел Үзән районын салымнар буенча бурычларны киметү өстендә эшләргә чакырды

Муниципалитет икътисади үсеш темпларын алга таба үстерү өчен җитәрлек потенциалга ия.

Песошин Яшел Үзән районын салымнар буенча бурычларны киметү өстендә эшләргә чакырды
Рамиль Гали

(Яшел Үзән, 18 февраль, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Яшел Үзән районы җитәкчелегенең игътибарын республиканың берләштерелгән бюджетына салым бурычларын киметү буенча эшне оештыруга юнәлтте. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Яшел Үзән шәһәре һәм район Советларының уртак утырышында хәбәр итте.

Песошин сүзләренә караганда, агымдагы елның 1 гыйнварына район буенча бурыч күләме 22 процентка арткан һәм 230 млн сумга җиткән. «Бу акчалар социаль юнәлештәге бурычларны башкаруга чараларны киңәйтү мөмкинлеген бирер иде», — дип искәртте ул.

Премьер-министр Татарстанда эшмәкәрләргә төрле юнәлешләр буенча ярдәм күрсәтелүен әйтте. Узган ел бу максатларга республика бюджетыннан 2,6 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән иде.

«Эшмәкәрлекне үстерү өчен булган яңа мөмкинлекләр үзмәшгульләр өчен махсус салым режимы бирә. Яшел Үзән районында 2 меңнән артык кеше үзмәшгуль булган», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100