news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Россия Герое Алексей Козин исемендәге тукталыш барлыкка киләчәк

21 февральдә Фатих Әмирхан проспектындагы «Пассажирлар таләбе буенча» тукталыш пункты «Россия Федерациясе Герое Алексей Козин урамы» дип үзгәртеләчәк.

Казанда Россия Герое Алексей Козин исемендәге тукталыш барлыкка киләчәк
архив/Михаил Захаров

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). 21 февральдә Фатих Әмирхан проспектындагы «Пассажирлар таләбе буенча» тукталыш пункты «Россия Федерациясе Герое Алексей Козин урамы» дип үзгәртеләчәк. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Якын көннәрдә 28а, 43 һәм 54нче автобус маршрутлары, шулай ук тукталыш пунктындагы күрсәткечләргә үзгәрешләр кертеләчәк.

  • Алексей Козин Казанда туган, 1999 елда Төньяк Кавказ төбәгендә террорчылыкка каршы операция вакытында һәлак булган. 2001 елда Козин яшәгән йортка истәлек тактасы урнаштырылган. Козин укыган 7нче гимназиягә Россия Герое исеме бирелгән. Яңа Савин районындагы бер урам да аның исемен йөртә.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100