Әгерҗедә хезмәт алдынгыларына «ТАССРның 100 еллыгы» истәлек билгеләрен тапшырдылар

Әгерҗе районының Кичкетаң авылында ТАССРның 100 еллыгына багышланган зур бәйрәм узды.

(Әгерҗе, 18 февраль, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре», Миләүшә Ягъфәрова). Әгерҗе районының Кичкетаң авылында ТАССРның 100 еллыгына багышланган зур бәйрәм узды. Анда хезмәт алдынгыларына «ТАССРның 100 еллыгы» истәлек билгеләрен тапшырдылар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Сәхнәгә ТАССР әләмен алып керү, район башлыгы Валерий Макаровның район халкының нинди генә заманда да бердәм, тырыш булып калганлыгына басым ясаган чыгышы, үзешчәннәрнең берсеннән-берсе матур җыр-биюләре — барысы да күңел кылларын тибрәтерлек булды.

Истәлек билгесенә Кичкетаң авыл җирлеге башлыгы Зөлфәт Нуриев, күп еллар Иске Чекалда авыл Советы белән җитәкчелек иткән Галина Королева, Тирсә мәктәбе укытучысы Мәгъсум Салихов, «Сарсак-Омга» ширкәте директоры Рәзиф Харисов, озак еллар «Иж» хуҗалыгы рәисе булып эшләгән авыл хуҗалыгы тармагы ветераны Ромель Мәннапов, Исәнбай участок хастаханәсенең элекке баш табибы Назиф Ханнанов, районның данлыклы баянчысы, «Көмеш телле гармун» ансамбленә нигез салган Альберт Муллахмәтов лаек булды.

Район башлыгы Валерий Макаров әлеге хезмәт алдынгыларына олы хөрмәтен һәм тирән рәхмәтен белдерде.