Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әгерҗе районында барлыгы өч йөз килодан артык пластик капкач җыелган
Әлеге капкачларны тапшырудан кергән акча мөмкинлекләре чикле балаларга ярдәмгә тотылачак.
(Әгерҗе, 18 февраль, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре». Миләүшә Ягъфәрова). Узган елның октябреннән быелның февраленә кадәр уртак тырышлык белән 337 кило капкач җыелып, район Мәдәният сарае каршындагы арт-объектка салынган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Узган ел Әгерҗедә «Игелекле капкачлар» акциясе старт алган иде. Шушы көннәрдә «Әгерҗе яшьләре» берләшмәсе активистлары әлеге акциягә йомгак ясады.
Әлеге изге эштән балалар бакчалары да читтә калмаган. Бакча хезмәткәрләр, анда тәрбияләнүчеләр һәм аларның әти-әниләре 165 кило капкач җыеп тапшырганнар. Беренче урында — 7нче балалар бакчасы, 54,2 кило; икенче урында — 1нче бакча, 32 кило, өченче урында — 8нче бакча, 23,4 кило.
Әлеге капкачларны тапшырудан кергән акча мөмкинлекләре чикле балаларга ярдәмгә тотылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз