news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Будапештта Татар ашлары көне узды

Очрашуга төрле милләт вәкилләре, аерым алганда, венгрлар, кыргызлар, руслар, украиннар — татар мәдәнияте һәм татар кухнясы белән кызыксынучылар җыелды.

Будапештта Татар ашлары көне узды
tatar-congress.org

(Казан, 18 февраль , «Татар-информ»). Будапештта «Әлифба» татар җәмгыятенең Татар ашлары көненә багышланган утырышы узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашуга төрле милләт вәкилләре, аерым алганда, венгрлар, кыргызлар, руслар, украиннар — татар мәдәнияте һәм татар кухнясы белән кызыксынучылар җыелды.

Татар җәмгыяте җитәкчесе Эльвира Галиәкбәрова күренекле татар ашлары белгече булган, татар милли ашларын өйрәнгән Юныс Әхмәтҗановның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләде. Бәйрәм останың туган көне уңаеннан искә алу чарасы буларак оештырылды.

Һичшиксез, төп урында каз һәм күркәдән торган бәлеш булды. Аннан соң бодай коймаклары, чәк-чәк һәм башка тәм-томнар куелды.

Татар җәмгыяте рәисе Рита Хәсәнова 2020 елга эш планы белән уртаклашты. Шулай итеп, Татарстан АССР төзелүгә 100 ел тулуга багышланган фотокүргәзмә ачу, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган чаралар оештыру, балалар Сабантуе уздыру һәм башкалар көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100