news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай үзешчәннәре сугыш чоры вакыйгаларын сәхнәләштерде

Бөек Ватан сугышы елларында Иске Кыязлы авылыннан 460 кеше фронтка киткән.

Аксубай үзешчәннәре сугыш чоры вакыйгаларын сәхнәләштерде
aksubayevo.ru

(Аксубай, 18 февраль, «Татар-информ», «Авыл таңнары», Зинаида Леонтьева). Аксубай районының Иске Кыязлы авыл җирлегендә «Барыбыз өчен дә бер Бөек Җиңү» дип исемләнгән проект кысаларында җирлекара эстафета узды.

Халык мәдәният йортына килеп керүгә, аларны шунда ук Бөек Ватан сугышы мохите чолгап алды: сугыш чоры солдатлары, учак, казанда пешкән ботка.

Бөек Ватан сугышы елларында Иске Кыязлы авылыннан 460 кеше фронтка киткән. Шуларның 220се, дошманга каршы батырларча көрәшеп, яу кырында һәлак булган.

Сугыш елларын сурәтләгән күренеш экранда пәйда булган Бөек Ватан сугышында катнашучыларның фотосурәтләре, документаль кадрлар белән үрелеп барды. Сценарийны мәдәният йорты мөдире Резидә Юнысова, мәгариф ветераны Мәхтүмә Минсафина һәм китапханәче Мөния Сәгыйтдинова иҗади хезмәттәшлектә бергәләп төзегән.

Проектны сәхнәдә халык театры, һәвәскәр клуб берләшмәләре, «Яшьлек» балалар театр төркеме, «Бәхет» вокал коллективы, хореографик төркем, гармунчылар, кул эшләре осталары берләшмәләре, «Сандугач» вокал төркемендә катнашучылар гамәлгә ашырды.

Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар сугыш чорының бөтен фаҗигасын, кайгы-хәсрәтне, әрнү-сагышны тамашачыга җиткерделәр, авыл халкының тылда ничек хезмәт куюын һәм Җиңүне ничек көткәнлекләрен күрсәттеләр. Сугыш геройларына багышланган күренешне тамаша кылучылар күз яшьләрен яшереп кала алмадылар.

Программада катнашучыларга рәхмәт сүзләре белән район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин мөрәҗәгать итте. Бу кичәдә мәгариф ветераннарының өлкән буын вәкилләре Мөнҗия һәм Әхмәтзыя Моратшиннарны, тыл хезмәтчәне Хөсәен Бәһаветдиновны да хөрмәтләделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100