Чүпрәледә сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең хисап җыелышы булды

"Чүпрәле район үзәк хастаханәсе" учреждениесе 2016 елдагы эшчәнлеге буенча республиканың 45 районы арасында 22 урынга күтәрелгән.

(Чүпрәле, 18 февраль, "Татар-информ", "Туган як", Резидә Җамалтдинова). Чүпрәледә сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең хисап җыелышы булды. Район үзәк хастаханәсе учреждениесе 2016 елдагы эшчәнлеге буенча республиканың 45 районы арасында 22 урынга күтәрелгән. Ә халык саны утыз меңгә җитмәгән 17 район арасында исә–алтынчы урында, дип яза районның "Туган як" газетасы.

Боларның барысы да медицина хезмәткәләренең хисап җыелышында район үзәк хастаханәсенең баш табибы Ильмас Шиһабетдинов докладында бәян ителде. Җыелышта район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов һәм Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгыннан килгән вәкил Артур Пологов катнашты.

Баш табиб үз докладында, ирешелгәннәрнең уңай якларын гына күрсәтеп калмыйча, кимчелекләргә дә тукталды. Алар арасында иң мөһимнәреннән дә берсе булып, районда үлем-китемнең туучылар санына караганда һаман да күбрәк булуы, уртача гомер озынлыгы күрсәткеченең үсмәве тора. Үлемгә китергән авыруларның төрләрен атаганда, беренче урында, үткән еллардагы кебек үк, йөрәк-кан тамырлары авырулары тора. Икенче урында исә – яман шеш. Тышкы тирәлек йогынтысы: төрле фаҗигаләр, һәлакәтләрдә үлүчеләр, агуланучылар өченче позицияне били. Хезмәт итү яшендәгеләр арасында үз-үзенә кул салу очраклары күбәюен дә телгә алып үтте Ильмас Шиһабетдинов.

–Диспансеризация үткәрү бәрабәренә авыруны үзвакытында ачыклауга ирешелсә дә, яман шеш авыруын кисәтү, аны ачыклау буенча алга китәлгәнебез юк, авыру ачыкланганнан соң бер ел эчендә үлү очраклары күп булып калуында дәвам итә, - диде ул.

Бу уңайдан да, диспансеризация үткәндә ачыкланган авырулар буенча да һәр табиб, фельдшер алдына билгеле бер бурычлар куйды баш табиб. Икешәр-өчәр ел флюорография үтмәүчеләр дә бар икән. (Үткән ел туберкулёз чире дә ике райондашыбызны югалтуга китергән). Бу уңайдан табиб та, фельдшер да үзе хезмәт күрсәтә торган участокта нинди кешеләр яшәгәнлеген, аларның социаль хәлен танып белсә, бик әйбәт булыр иде, диелде.

Районда телгә алып тәнкыйтьләнерлек тагын бер мәсьәлә – ул да булса хәтта беренче төркем инвалидларның да бушлай бирелә торган дару урынына акча алулары. Җыелышта чыгыш ясаган район үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасарлары Гүзәл Маликова, Иосиф Кукушкин докладларында да бу мәсьәлә чагылыш тапты. Һәрбер чыгышта да сәламәтлек саклау хезмәткәрләре тарафыннан район халкына сыйфатлы һәм тиешле күләмдә медицина ярдәме күрсәтергә кирәклеге ассызыкланды. Сораштырулардан күренгәнчә, район халкының 97 проценты табибларга ышаныч белдергән. Ни генә дисәк тә, шушы ышанычны аклау да, кеше өчен иң бәһалесе булган сәламәтлек какшый калганда аны саклауга ярдәм итү дә табиб җилкәсендә.

Соңыннан исә хезмәтләрендә яхшы күрсәткечләргә ирешүчеләр Чуваш Бизнәсе ФАП мөдире Надежда Юманова, гомуми практика табибы Әлфия Әмирханова, район үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Гүзәл Маликова Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы, Шәйморза участок хастаханәсенең теш табибы Миләүшә Шәрәфетдинова  район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде, диелә район хәбәрендә.