Бүген урта яшьтәге ялгызлар арасында хатын-кызлар күбрәк – яучы Гөлназ Мөхәммәт

80 еллар азагы-90 еллар башында ир-атларыбызны күп югалттык, шуңа ялгыз хатын-кызлар күбрәк, ди ул.

(Казан, 17 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Яшьлек чоры 80 нче еллар азагы - 90 нчы еллар башына туры килгәннәрне кияүгә бирү проблемасы бар. Моның сәбәпләре турында “Татар-информ” агентлыгына яучы Гөлназ Мөхәммәт сөйләде.

“Без җиденче ел инде яучылык хезмәтен алып барабыз. Бөтен ялгызларны гаиләле итәсебез килә, чөнки кешенең бөтен бәхете – гаиләдә. Акчада, байлыкта, зур фатирларың булуда да түгел, ә гаиләле булуда. Балалар табып, бергә-бергә яшәүдә”, - диде әңгәмәдәш һәм ялгызлык проблемасының бигрәк тә урта яшьтәгеләргә хас булуын билгеләп узды.

Гөлназ Мөхәммәт хәзерге вакытта базада 3 меңгә якын ялгыз булуын әйтте. Әле тагын якын арада килергә җыенган кызыксынучылар да бар. “Әлбәттә, хатын-кызлар картотекада күбрәк. Россия буенча да шулай. Аның турында яшереп тормыйбыз. Генетиклар да Россиядә ялгыз хатын-кызлар күбрәк дип әйтә. Мөселман илләрендә ирләр күбрәк булса, бездә хатын-кызлар күбрәк”, - дип белдерде яучы.

Әңгәмәдәш бүгенге көндә 40-50 яшьлек хатын-кызларның ялгыз булу проблемасын билгеләп узды. Моның сәбәбен ул шул яшьтәге ирләр азрак булу белән аңлатты. “Бу яшьтәгеләрнең яшүсмер вакыты 80 нче еллар азагы - 90 нчы еллар башына туры килә. Ә ул вакытта Әфганстан, Чечня сугышы булды, наркомания, урамнарда мафиозия киң таралган иде. Шул вакытта ирләребезне күп югалттык. Шулай ук, хатын-кызларның авыллардан китү проблемасы сәбәп булып тора. Егетләр, әти-әниләрне карыйбыз, нигезне ташламыйбыз дип, авылларда күбрәк төпләнеп калды, чөнки ул вакытта колхозлар гөрләп эшләп тора иде, эш хаклары да яхшы булды”, - дип белдерде ул.