Урал төбәгендә яшәүче халыкларның милли мәдәниятләренә багышланган фәнни-гамәли конференция әзерләнә

Урал төбәгендә яшәүче халыкларның милли мәдәниятләренә багышланган фәнни-гамәли конференция әзерләнә

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ). Урал төбәгеннән алынган мәгълүматларга караганда, 24—26 май көннәрендә Екатеринбургта «Уралның милли мәдәниятләре: үзенчәлекләре, тарихы һәм үзара бәйләнеш перспективалары» дигән темага фәнни-гамәли конференция үткәреләчәк. Ул Урта Уралда яшәүче халыкларның милли мәдәниятләрен үзләштерү һәм саклау тәҗрибәсен өйрәнү максатында оештырыла. Анда төрле халыкларның милли традицияләрен, диннәрен һәм сәнгать казанышларын күрсәткән төрле чаралар тәкъдим ителәчәк, шулай ук этнографиягә кагылышлы фильмнар һәм фотоэкспозицияләр күрсәтеләчәк, экскурсияләр оештырылачак. Конференциядә этнографлар, сәнгать белгечләре, культурологлар, тарихчылар, тел галимнәре һәм мөгаллимнәр, шулай ук мәдәният хезмәткәрләре катнашыр дип көтелә.

Бүгенге көндә Урта Уралда тупланып яшәүче этнослар саны 20дән артык. Иң зур этносларның берсе булып татарлар санала. Аларның саны Чиләбе өлкәсендә 220 меңнән артык, Свердлов өлкәседә — 80 мең, Курган өлкәсендә — 20 мең чамасы. Урта Уралда яшәүче татарлар халкыбызның милли традицияләрен саклап калу белән бергә, бу төбәкнең иҗтимагый тормышында да мөһим урын алып тора.