Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә коронавирус аркасында карантин вакыты җиде көнгә кадәр кыскартыла
Карантин вакытын җиде көнгә кадәр кыскартабыз, шулай ук тагын берничә төрле үзгәреш булачак, алар якын көннәрдә Россиянең баш санитар табибының карарлары нигезендә кабул ителәчәк, диде Татьяна Голикова.
(18 гыйнвар, Казан, «Татар-информ»). Covid-19 сәбәпле, Россиядә карантиннарның вакыты җиде көнгә кадәр кыскартыла.
«Башка илләрдәге кебек, без карантин һәм гражданнарның лаборатор тикшеренүләре алымнарын оптимальләштерәбез, — дип билгеләп үтте Министрлар Кабинеты каршындагы коронавирус белән көрәш буенча Координацион совет утырышында Татьяна Голикова.
Шул исәптән, карантин вакытын җиде көнгә кадәр кыскартабыз, шулай ук тагын берничә төрле үзгәреш булачак, алар якын көннәрдә Россиянең баш санитар табибының карарлары нигезендә кабул ителәчәк, диде доклад ясаучы.
Утырышта Россия Федерациясенең Премьер-министры Михаил Мишустин эш бирүчеләргә мөмкин кадәр күбрәк хезмәткәрләрен дистанцион эшләүгә күчерергә тәкъдим итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз