news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Песошин: 175 нче гимназиядәге фаҗиганең кабатлануын булдырырга тиеш түгелбез

Татарстан республикасы премьер-министры Алексей Песошин хосусый сак хезмәте предприятиеләренең, беренче чиратта белем бирү оешмаларында иминлекне тәэмин итүче предприятиеләрнең эшчәнлегенә җитди игътибар итәргә чакырды.

(18 гыйнвар, Казан, «Татар-информ», Алина Фәйзрахманова) «Узган ел Казандагы 175 нче гимназиядә булган фаҗиганең кабатлануын булдырырга тиеш түгелбез», — диде Алексей Песошин.

Татарстан республикасы премьер-министры Алексей Песошин хосусый сак хезмәте предприятиеләренең, беренче чиратта белем бирү оешмаларында иминлекне тәэмин итүче предприятиеләрнең эшчәнлегенә җитди игътибар итәргә чакырды. Бу хакта ул ведомствоның 2021 елгы эшенә йомгак ясау буенча Росгвардиянең Татарстан Республикасы буенча Идарәсендә узган киңәшмә вакытында әйтте.

«Узган ел Казандагы 175 нче гимназиядә булган фаҗигале хәлләрнең кабатлануын булдырырга тиеш түгелбез. Бу эштә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм белем бирү оешмаларының җитәкчеләре белән тыгыз хезмәттәшлек итәргә кирәк», — диде Татарстан премьер-министры.

Песошин гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләүне дә йомшартырга ярамавын әйтте. Халык белән даими очрашып торырга, яңа закон нормалары буенча да, идарәнең агымдагы мәсьәләләре буенча да аңлату эшләре алып барырга кирәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100