news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Мин Арча баласы» проекты өченче сезонны башлый

Проект республика конкурсында җиңүче булды һәм бу сезон Министрлар Кабинетының грант ярдәме хисабына гамәлгә ашырылачак.

«Мин Арча баласы» проекты өченче сезонны башлый
http://arskmedia.ru/

(Арча, 18 гыйнвар, «Татар-информ», «Арча хәбәрләре»). Бу сезонда Арча Укучылар сарае «Мин Арча баласы» проектын «Восточный» территориаль иҗтимагый үзидарәсенең җирле иҗтимагый оешмасы белән бергә гамәлгә ашырачак. Шулай ук проектның партнерлары — Мәгариф идарәсе, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге, Мәдәният идарәсе, «Арча хәбәрләре» газетасы һәм шәхси эшмәкәрләр.

Проект кысаларында Арча районының тарихи урыннары һәм истәлекле урыннары турында 15 видеоролик булдыру планлаштырыла. Шулай ук иҗади конкурслар: рәсемнәр, фотографияләр, ребуслар чишү, асфальтта рәсем ясау, тарихи квестлар, фестиваль дә дәвам итәчәк. Анда Арча районында яшәүче 5 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге барлык теләгән балалар һәм яшьләр катнаша ала. Конкурсларда җиңүчеләр проект логотибы төшерелгән бүләкләр алачак.

Проект республика конкурсында җиңүче булды һәм бу сезон Министрлар Кабинетының грант ярдәме хисабына гамәлгә ашырылачак. Бүлеп бирелгән акчага видеороликлар ясау һәм сувенирларда логотип төшерү өчен җиһазлар сатып алыначак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100