news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә җәмәгать транспорты көнүзәк проблемаларның берсе булып тора

Транспорт шәһәрдә зур интервал белән хәрәкәт итә, автобуслар бик сирәк йөри.

Әлмәттә җәмәгать транспорты көнүзәк проблемаларның берсе булып тора
http://almet-rt.ru/

(Әлмәт, 18 гыйнвар,"Татар-информ», «Әлмәт таңнары», Резидә Исмәгыйлева). Әлмәттә җәмәгать транспорты көнүзәк проблемаларның берсе булып тора. Транспорт шәһәрдә зур интервал белән хәрәкәт итә, автобуслар бик сирәк йөри.

Әлеге сорау ел азагында булып узган матбугат конференциясендә дә кабыргасы белән куелган иде. Бу уңайдан район башлыгы Тимур Нагуманов ачыклык кертергә тырышты. Ул билет бәясенең, ә ул бүгенге көндә 25 сум, пассажирлар ташуга киткән чыгымнарны капламавы, шуңа күрә дә җәмәгать транспорты белән идарә итүче оешмаларның бу уңайдан күргән зыяннары турында да бәян итеп узды.

Район башлыгы 2022 елның 1 гыйнварыннан шәһәрнең бөтенләй рейс автобусларыннан колак кагарга мөмкинлеге турында да хәбәр иткән иде. «АПОПАТ» пассажирлар ташу буенча уздырылучы сатуларда катнашудан баш тарта, аукцион уздырмадык әле. Предприятие акча сорый, ә шәһәрдә җәмәгать транспортына акча юк», — диде район башлыгы.

Шулай да быел хөкүмәт җитәкчелеге ярдәме белән автономияле йөрештә булган 10 троллейбус сатып алу да планлаштырылган. Моннан тыш, тукталышларда 5-10 минут вакыт аралыгында кирәкле автобус маршрутына күчеп утыру мөмкинлеге дә тудырылачак. Күчеп утырган өчен түләргә кирәкмәячәк.

Әйе, болар барысы да бик яхшы. Ел башланды, тик әлегә үзгәрешләр күренми. Үзгәрешләр генә түгел, автобуслар үзләре дә күренми. Троллейбуслар график буенча хәрәкәт итә. Тик шулай да иртәнге һәм кичке якларда аларның салоны халык белән шыгрым тулы була. «Шушы кечкенә шәһәрдә җәмәгать транспорты йөрешен нигә көйләмиләр икән соң инде?» — дип зарлана әлмәтлеләр социаль челтәрләрдә.

«Әлмәт таңнары» редакциясенә дә аңлатма бирүне сорап шалтыратучылар байтак булды. Бу уңайдан без Әлмәт транспорт идарәсе директоры Решат Таҗетдиновка мөрәҗәгать иттек.

«Эш көннәрендә тәүлек дәвамында 16-17 троллейбус линиягә чыгарыла. Ял көннәрендә аларның саны бераз киметелә. Интервал шулай ук төрлечә булырга мөмкин. Мисал өчен, 1нче троллейбус хәрәкәтенең вакыт аралыгы 15-16 минуттан да артмый. Әйе, төрле чаклар була. Линияләр өзелү, аварияләр һәм башкалар. Өстәмә троллейбусларга килгәндә, аларны кайтарту планлаштырыла, көтәбез, — диде ул.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100