news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Күңел» радиосы дөньякүләм рекорд куярга әзерләнә

«Күңел»нең быел 25 еллык юбилее кысаларында коллектив 30 сәгать дәвамында туктаусыз туры эфирда эшләде.

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ»). «Күңел» (92,6 FM) радиосы алып баручылары 60 сәгатьлек радиомарафон уздырып Дөнья рекорды куймакчы була. Бу хакта коллектив Чаллы мэры Наил Мәһдиев белән очрашу вакытында хәбәр итте, дип яза «Шәһри Чаллы»газетасы.

Исегезгә төшерәбез, «Күңел»нең быел 25 еллык юбилее кысаларында коллектив радио-марафон уздырды. Алып баручылар Алинә Вәлиева, Ришат Хаҗиев, Алмаз Хәйретдинов 30 сәгать дәвамында туктаусыз туры эфирда эшләделәр. Монда алар танылган җырчылар белән кызыклы әңгәмәләр, җанлы концертлар үткәрделәр.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100