news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасы ана капиталын алу өчен әтиләрнең хокукларын арттыручы проектны хуплады

Закон проекты 2007 елның 1 гыйнварыннан соң туган икенче, өченче яки аннан соңгы балаларын, шулай ук 2020 елның 1 гыйнварыннан соң туган беренче балаларын ялгызлары гына тәрбияләүче әтиләргә өстәмә дәүләт ярдәме алу хокукын бирүне күздә тота.

(18 гыйнвар, Казан, «Татар-информ»). Россия Дәүләт Думасында әтиләрнең ана капиталын алу өчен хокукларын арттыру турындагы закон проекты хупланган.

 «Сишәмбе көнне узган пленар утырышта Дәүләт Думасы беренче укылышта ялгыз әтиләрнең ана капиталын алу өчен мөмкинлекләрен арттыручы закон проектын хуплады», — дип яза РИА Новости.

«Закон проекты Россия гражданлыгына ия булып, 2007 елның 1 гыйнварыннан соң туган икенче, өченче яки аннан соңгы балаларын, шулай ук 2020 елның 1 гыйнварыннан соң туган беренче балаларын ялгызлары гына тәрбияләүче әтиләргә өстәмә дәүләт ярдәме алу хокукын бирүне күздә тота. Бу яңалык әлеге балалар Россия гражданы булмаган хатын-кыздан туып, әниләренең үлеме игълан ителгән очраклар өчен», — диелә аңлатма язуында.

Шулай ук әлеге закон проекты балаларын ялгызы гына үстерүче әтиләре үлгән очракта, балаларга тигез күләмдә өстәмә дәүләт ярдәме алуга хокук бирүне дә күздә тота. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100