news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне юлларда сак булырга чакыра

Синоптиклар әйтүенчә, бүген кич һәм иртәгә 19 гыйнварда республика территориясендә кар, буран, көчле җил, ә юлларда бозлавык һәм карт көртләре булуы көтелә.

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Павел Климчак). Дәүләт автомобиль инспекциясе Татарстан Республикасы машина йөртүчеләренә бозлавык һәм буран булганда куркынычсызлык чаралары турында искәртте.

Синоптиклар әйтүенчә, бүген кич һәм иртәгә 19 гыйнварда республика территориясендә кар, буран, көчле җил, ә юлларда бозлавык һәм карт көртләре булуы көтелә.

Шул сәбәпле Дәүләт автомобиль инспекциясе машина йөртүчеләрнең исләренә төшерә: начар һава шартларында максималь рөхсәт ителгән түгел, ә куркынычсыз тизлекне сайларга кирәк. Шулай ук куркыныч маневрлар ясаудан, әйтик, каршы як полосага чыгудан тыелу сорала.

Автомобиль салонындагыларның барысы да куркынычсызлык каешларын эләктергән, ә балалар автокреслода булырга тиеш. Җиде яшькә кадәрге балаларны бары тик арткы рәткә генә утыртырга ярый, унике яшькә кадәргеләрне алгы рәткә утыртырга да мөмкин.

Җәяүлеләр начар һава шартларында гаять игътибарлы һәм сак булырга тиешләр. Юл аша бары тик зебрада гына һәм светофорның яшел уты янганда гына чыгарга мөмкин. Караңгы вакытта киемдә яктылыкны кире кайтаручы элементлар булуы кирәк.

Татарстан ЮХИДИ хезмәте барыгызны да бик игътибарлы һәм сак булырга, юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә чакыра. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100