news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама халкын прокуратура вәкилләре һәм суд приставлары кабул итәчәк

8 (8555) 36-05-62, 8 (917) 399-19-74 телефоннары буенча алдан язылырга кирәк.

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ»). 18-21 гыйнварда Түбән Камада Татарстан буенча Баш федераль инспекторның җәмәгать кабул итү бүлмәсендә гражданнарның сорауларына җавап бирәчәкләр. Бу хакта Түбән Кама районы матбугат хезмәте хәбәр итә.

18 гыйнварда 15.00-17.00 адвокат (бары тик язылу буенча гына), 19 гыйнварда 15.00 сәгатьтән Түбән Кама шәһәр прокуратурасы вәкилләре халыкның сорауларына җавап бирәчәк.

20 гыйнварда 15.00 сәгатьтән халык белән суд приставлары хезмәте бүлекләре башлыклары Линар Нуруллин һәм Руфат Ярмөхәммәтов очрашачак; 21 гыйнварда 15 сәгатьтән салым инспекциясе вәкилләре; 21 гыйнварда көндезге сәгать өчтә Түбән Камада яшәүчеләрне Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсе миграция мәсьәләләре бүлеге башлыгы Галина Баһаветдинова кабул итәчәк.

8 (8555) 36-05-62, 8 (917) 399-19-74 телефоннары буенча алдан язылырга кирәк.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100