news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ренат Вәлиуллин: Интернет технологияләр үзебезне күрсәтергә мөмкинлек бирә

Бөтендөнья татар конгрессы сайтында Римзил Вәлиев һәм Ренат Вәлиуллин милли тормыш турында сөйләшә.

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Татарстанның Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин интернет технологияләр үзебезне күрсәтергә мөмкинлек бирә дип саный. Бу хакта ул Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең урынбасары Римзил Вәлиев белән әңгәмәсендә әйткән.

«Бүгенге вазгыятьтә интернет технологияләр үзебезне күрсәтергә мөмкинлек бирә. Без хәтта дөнья күләменә чыга алабыз. Мәсәлән, медиа форумда чит илләр дә катнаштылар. Конгресс, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе берничә җыелышын онлайн форматта үткәрде. Бу механизмны алга таба да кулланырга кирәк», — ди Ренат Вәлиуллин.

2020 елда Санкт-Петербург шәһәрендә ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан үткәрелгән онлайн-концертны өч меңгә якын кеше караган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100