news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ренат Вәлиуллин: Глобализация шартларында татарлар пессимизмга бирелергә тиеш түгел

Бөтендөнья татар конгрессы сайтында милли тормыш турында фикер алышканнар.

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина).Татарстанның Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин глобализация шартларында татарлар пессимизмга бирелергә тиеш түгел дип саный. Бу хакта ул Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең урынбасары Римзил Вәлиев белән әңгәмәсендә әйткән.

«Мин глобализация шартларында без пессимизмга бирелергә тиеш түгел дип саныйм. Милләт бар һәм ул яшәячәк. Минем моңа иманым камил. Инкыйраз дип Гаяз Исхакый үз фикерен әйткән. Минеке алай түгел. Милләтебез көчле. Безнең милли рухыбыз бар. Без Татарстанга нәрсә бирергә дигәнне дә уйларга тиеш, чөнки ул безнең тарихи ватаныбыз. Ул көчле булса, без дә көчле булабыз. Безнең яклаучыбыз бар», — ди Ренат Вәлиуллин.

Аның фикеренчә, нәтиҗәлерәк эшләү өчен стратегиядә төгәл эш программасы бар. «Стратегия — ул безнең агачның кәүсәсе. Аның яфракларын без үстерергә тиеш. Алга таба ничек итеп эшләү безнең үзебездән тора», — ди Татарстанның Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100